Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чүп-чар реформасы буенча авылларда халык белән очрашулар бара

    Чираттагы очрашулар район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә Табар Черкене, Иске Әнәле, Иске Йомралы, Морзалар авылында узды.

    Биредә 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” гы Федераль Закон буенча җитди сөйләшүләр һәм аңлатулар булды. Бөтен илдә калдыкларны җыю, транспортта ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән махсус оешмалар – төбәк операторлары шөгыльләнәчәк. Әлеге Закон кысаларында күпфатирлы йортларда, шәхси торакта яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси эшмәкәрләр калдыкларны чыгару буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзергә һәм алар өчен түләргә тиеш. Авылларда 1 нче августтан чүп-чарны һәрбер йорт хуҗасы капчыклар белән чыгарып куячак һәм аны машиналар белән атнаның бер көнендә җыеп китәчәкләр. Аннан хуҗалыкта теркәлгән кеше санына карап түләү квитанцияләре киләчәк. Халык белән очрашулар дәвам итә. Тулырак аңлату өлешен “Йолдыз” газетасыннан укыгыз. 
    Гүзәл Хилавиева

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: