Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чирмешән мәктәбендә яңа уку елында - заманча ашханә каршы алачак

Районда мәктәпләрнең азык-төлек блогын капиталь төзекләндерү һәм җиһазландыру буенча республика программасы уңышлы гына эшләп килә. Әлеге программа нигезендә, Чирмешән мәктәбе яңа ашханәле булачак.

(1 август, “Апастово-информ”).

Укучылар ялга таралу белән ашханәдә төзекләндерү эшләре башланып киткән. Бүгенге көндә биредә тулы куәтенә эш бара.

“Ашханәне төзекләндерү планлы рәвештә бара. Идәннән-түшәмгә кадәр кул тимәгән җир калмый. Азык-төлек блогында тәрәзәләр, электр чыбыклары, су һәм канализация системалары тулысынча алыштырылды. Диварлар эшләнде. Идәнгә плиткалар җәелә, шул ук вакытта ут кертү, буяу эшләре дә бара. Вентиляция җайланмалары, янгын сигнализациясе системалары да эш планына кергән”, - ди мәктәп директоры Илфат Вафин.

Мәктәп ашханәсе укучыларын заманчалашып каршы алачак. Яңа җиһазлар да кайткан. Аларны урнаштыру эшләре дә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев