Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Дәвеш бүлекчәсенең 170 гектарлы басуында шикәр чөгендере чәчү эшенә керештеләр

Биредә бер трактор җир әзерли, өч чәчү агрегаты эшли. Айдар Рәхмәтуллин, Рамил Ибатуллин, Рафаэль Садретдиновлар барлык технологияләрне кулланып эшлиләр.

Айдар Рәхмәтуллин өч дистә елдан артык туган җир кырларын иңли. – Т-70 тракторын, чәчкечләрне тиешенчә ремонтлап шикәр чөгендере чәчәргә чыктык. Кышын кар күп булганлыктан җирдә дым бик әйбәт әле. Аннан соң кукуруз чәчү эшенә керешәбез. Алда Магдон, Нью Холланд тракторларым көтеп тора. Ходай сәламәтлек бирсен. Күз ачып йомганчы печәнгә төшәчәкбез, аннан уракка чыгабыз. Ил-көннәребез тыныч булсын да, вакытында яңгырлары гына булсын, -ди алдынгы механизатор. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев