Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Дәвеш мәктәбенә районның сыйныф җитәкчеләре җыелды

    Сыйныф җитәкчеләре укучыларны тәрбияләү системасын камилләштерү, сыйныф белән эшләү, тәрбия мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

    (Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”)


    Дәвеш мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең районкүләм семинар-киңәшмәсе узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнашты.

    “Сыйныф җитәкчесе бала үсешен көн саен даими рәвештә күзәтүче, укучының тирә - юньгә булган мөнәсәбәтен аңлаучы, дөньяга карашын формалаштыручы булып тора”, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.

    Сыйныф җитәкчеләре Дәвеш мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашында “Аралашу сере”, “Начар гадәтләр” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгатьләре, “Светофор дуслары”, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңүгә юл” дип аталган сыйныфтан тыш шөгыльләр һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Туган ягым – Татарстан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә карадылар. Фойеда урын алган күргәзмәләр, фотозоналар белән таныштылар.

    “Мәктәбебездә илебез, республикабыз күләмендә билгеләп үтелүче Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар уза. Күргәзмәләр эшли. Укучылар сугышта кан койган авылдашларыбызның тормыш юлын, кылган батырлыклары белән таныша, республикабызның бай тарихын, үсеш юлларын өйрәнә”, - ди мәктәп директоры Лилия Сабирова.

    Дәвеш мәктәбе укучылары өлгер, тырыш булулары белән үрнәк булып тора. Алар район һәм республика күләмендә узучы чараларда да еш катнашып, уңыш яулый. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: