Эчтең икән - җавап бир
Күпме кисәтәләр, күпме язалар, тик әлегә район юлларында исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне токарлау очраклары теркәлеп тора.
Хәмер эчеп руль артына утырган кеше тирә-юньдәгеләргә нинди куркыныч тудырганын гына түгел, икенче көнне айныгач ни көтәсен, якыннары турында да уйламый шул. Юк шул, хәмер бөтен яхшы уйларны юа...
Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өч машина йөртүче бер үк көнне суд каршында җавап биргән.
Руль артына салмыш хәлдә утырып юлга чыгып, административ җинаять кылган Р.М, Р.Ш, һәм Р.Г. үз гаепләрен танып, гамәлләре өчен үкенсәләр дә, тик бу аларны җаваплылыктан азат итмәгән. Аларның һәркайсына суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләү һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.
Шулай ук транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән ике машина йөртүчегә дә кабат суд каршында җавап тотарга туры килгән. Бу юлы алар таныклыксыз машина руле артына утырып чыгарга батырчылык иткәннәр. Тик ерак китә алмаганнар. Кабат ЮХИДИ инспекторлары белән очрашканнар. Бу ялгышлыклары өчен дә алар суд каршында җавап биргәннәр.
- Суд карары нигезендә машина йөртүчеләрнең берсе 100 сәгатьлек, ә икенчесе 120 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартылган, - диелә Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев