Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Педагогик хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, һөнәрилеген ачыклау максатыннан уздырылучы "Ел укытучысы” бәйгесендә бу юлы да иң оста укытучылар ачыкланды. 

Бәйгедә катнашучылар дәрес үткәрүнең кызыклы формаларын, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә куллану ысулларын күрсәттеләр. 
Нәтиҗәдә, Азбаба мәктәбенең физика укытучысы Илнур Мостафин гран-прига лаек булды. Беренче урынны Апас мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Бикчәнтәева, икенче урынны Дәвеш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Галяутдинова, өченче урынны Морзалар мәктәбенең инглиз теле укытучысы Чулпан Галәтдинова яулады. 
Бәйге җиңүчеләре төрле номинацияләр буенча да билгеләнде. “Педагогик дебют” номинациясендә Каратун мәктәбенең тарих укытучысы Алмаз Шәмсетдинов беренче урынга лаек булды. 
Апас мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров “Укытучы-иҗатчы”, Олы Бакырчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова “Педагог-профессионал”, Сатмыш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыймадиева “Укытуда үзенчәлекле алым”, Биеш мәктәбе укытучысы Гөлия Мостафина “Укытуда иҗади якын килү”, Каратун мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Нургалиева “Укытучы осталыгы” номинацияләрендә җиңүче булып танылды. 
Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Гөлнара Галимҗанова “Сәламәтлек укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулады. 
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева бәйге җиңүчеләрен хезмәт уңышлары белән тәбрик итеп, мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев