Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Елый-елый догалар кылам”

Кече Күккүздә яшәүче Флера апа Сәлимова махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә тырыша.

-Телевизордан гел хәбәрләр белән танышып барам. Ил-көн яңалыклары белән хәбәрдар булып яшим. Кыенлыкларны күп күргән сугыш чоры баласы буларак, соңгы вакыйгалар битараф калдырмый. Елый-елый иминлек, солдатларыбызга гомер сорап догалар кылам. Әз булса да ярдәмем тисен дип тырышам, - ди 84 яшьлек акъәби.
Флера апа акчалата да, киемнәр белән дә ярдәм иткән. Хәрбиләргә оекбашлар бәйләү өчен йон эрләп биргән. Октябрь аенда гуманитар ярдәм китәсен ишеткәч, күчтәнәчләрен дусты Наҗия апа Галиуллина аша юллаган.
Флера апа үткәннәрен тетрәнеп сөйли. Бүгенге тормышыннан канәгать булып яши.
-Әти 1941 елның май аенда сугышка китә. Әни янган өйдә 4 бала белән кала. Иң олыбызга – 5 яшь, иң кечкенәбезгә 5 ай була. Бу вакытта мин 2 яшьлек булганмын. Әтине хәтерләмим. Ул хәбәрсез югала. Кеше өенә сыенганбыз. Шул вакытта бүреләр сарыкларны буып чыга. Бәхетебезгә сыерыбыз исән кала. Әни черек бәрәңгедән кәтер ясый иде. Кечкенә кулларыбыз белән башак җыйганнар истә. Без кичергәннәрне киләчәк буын күрмәсен дигән теләктә яшим. Әниебез бик изге кеше иде. Гомере буе кешеләргә яхшылык теләп яшәде. Аның үрнәгендә изге эшләрдән читтә калмаска тырышам, - ди Флера апа.
40 ел почта бүлегендә эшли ул. 61 яшендә генә лаеклы ялга чыга. Гектар-гектар чөгендерен дә эшкәртә, төнге сменада ындыр табагында, силос салу эшләрендә катнаша.
-Ул вакытта газета-журналларны күпләп алдыралар иде. Авыр сумкаларны асып, пычрак урамнар аша узганда да зарлана белмәдек. Чөнки безне авырлыклар чыныктырган иде инде. Халык белән аңлашып хезмәт иттем. Бүген дә аралашып яшәргә тырышам, - ди үзе.
Флера апа Сәлимова тормыш иптәше Гомәр абый белән 4 бала тәрбияләп үстергән. Бүген ялгызы гына көн күрсә дә, балалары һәрчак кайтып әниләрен кадерлиләр, хөрмәтлиләр. Үзе дә тик кенә торырга яратмый ул. Ашарларына да пешерә, үзенә җитәрлек яшелчәсен дә үстерә.
-Менә салкынайтты да, туңасыз инде дип, помидорларым белән сөйләшеп йөрим. Кызылларын җыеп алып кереп куйдым. Шулай үземә эш табам. Кышларын йон язам, эрлим. Изге дога белән яшим, намазларымны калдырмыйм, - ди ул.
Өлкән буынның һәр сүзендә тирән мәгънә, һәр гамәлләрендә яхшылык ята. Изгелек һәм игелектән тәм табып, тулы тормыш белән яши алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев