Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Эшче куллар сынатмас

    Ындырчы бүлекчәсе басуларында быелгы язгы чәчүне тиз тоттылар.

    Сергей Прохоров һәм Илнур Зарипов агрегатлары көнне төнгә ялгап, бу сезонда 1500 гектарда язгы сабан культураларын сыйфатлы итеп чәчүгә иң зур өлеш керттеләр. Шактый гына мәйданда уҗымнар да яңартылды. Бүген инде бүлекчәдә соңгы гектарларда чөгендер һәм терлек азыгы  культуралары чәчү дә төгәлләнде.

    - Мин авылга озак еллар чит җирләрдә гомер итеп кайтып төпләндем. Лаеклы ялда булсам да игенчеләргә булышуымнан үзенә күрә бер тәм, ләззәт табам, - ди Ындырчының алтын куллы белгече, эретеп-ябыштыручы Рифат Кормашев. - Ел саен язгы тургай кырлар өстендә канат җәеп, игенчене кырга дәшкәндә мин дә механизаторлар белән бергә уңыш язмышын кайгыртам. Шуның белән үземне бик бәхетле итеп саныйм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: