Федераль ташламага ия апаслылар 1 октябрьгә кадәр карар кабул итәргә тиеш
Районда ташлама алу хокукына ветераннар, инвалидлар, фашизм концлагерьларының балигъ булмаган тотканнары, радиациядән зыян күрүчеләр ия.
(29 сентябрь. “Апастово-информ”).
Дарулар өчен бүгенге көндә һәр ай саен 935 сум 25 тиен акча каралган. Юл һәм дәвалану бәяләрен белән бергә ул барлыгы 1211 сум 66 тиенне тәшкил итә.
– Федераль ташламага ия апаслылар 1нче октябрьгә кадәр социаль пакет яки ай саен бирелә торган акчаны сайлый алалар. Гаризаны күпфункцияле үзәккә (МФЦ), пенсия фондының клиентлар хезмәтендә яисә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша калдырыру мөмкин. Санаулы көннәр калды. Һәркем уйлап эш итәргә тиеш. Чөнки акчаны сайлаган очракта авыруың көчәеп китсә, ул даруларны бер ел буе бушка алу мөмкин булмаячак, – дип белдерде район Пенсия Фонды белгечләре.
Район табиблары, даруханә хезмәткәрләре дә апаслыларга уйлап эш итәргә киңәш итәләр. Табиблар аеруча җитди чирләр белән авыручылар өчен борчылуларын белдерәләр. Чөнки аларны дәвалау өчен шактый чыгымлы препаратлар кирәк. Мисалга шикәр авыруын башлангыч стадиясендә дәвалау өчен аз чыгым таләп ителсә, авыру көчәеп киткән очракта авыруга шактый суммада дарулар кирәк булачак. Бронхиаль астма, сулыш, тын юллары, баш мие, психик халәт белән бәйле авыруларны дәвалау өчен кирәк булган препаратларның бәясе арзан түгел. Тагын да куркынычрагы – яман шеш авыруы. Алла сакласын! Бу очракта авыру соңгы чиккә җиткәч, дарулар өчен тотылган чыгымнар әйтеп бетергесез.
Акчага кызыгып, дарудан баш тартучылар арасында еш кына үкенүчеләр дә булгалый. Шуңа да һәркем барысын да уйлап, хәл итәдер дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев