Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре - электр җиһазларын дөрес файдаланмау

Районда ел башыннан 9 янгын теркәлгән. Йорт, каралты-кура һәм кипкән үләнгә ут кабул очраклары бар.

(19 июль, “Апастово-информ”).

“Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану һәм ут белән саксыз эш итү. Ут белән сак булу һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим. Хөрмәтле райондашлар, электр чыбыкларының төзеклеген тикшерегез һәм электр челтәренә артык көчәнеш китермәгез, җылыту мичләрен, төтен каналларын тагын бер кат карагыз һәм аларның дөрес эшләвенә инаныгыз. Чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм өйдә тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Янгын чыкса, кичекмәстән 101, 112 номерына шалтыратыгыз”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Резедә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев