Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ил сакчылары, җиңүчеләрне хөрмәт итеп

    Җиңү бәйрәмен һәм парадны зур кызыксыну һәм дулкынлану белән күзәтүчеләр арасында авыллардан килүчеләр, шәһәрләрдән кунакка кайтучылар да бихисап иде.

    Дәвештә яшәүче запастагы подполковник, хәрби табиб булып хезмәт иткән чорларында ил сагында торучыларның сәламәтлеген кайгырткан Фирдүс Мингазов та бар иде алар арасында:

    -СССР, Россия Хәрби Кораллы Көчләрдә үткән елларым белән горурланам, Бөек Җиңү тантаналарына ел да гаиләм белән Апаска килергә тырышам,-ди ул.-Барлык якташларымны Җиңү көне белән ихластан котлыйм. “Яшь армиячеләр“, хокук сакчылары, Гадәттән тыш хәлләр район идарәсе, әфганчылар, Германиядә хезмәт итүчеләрнең төз рәтләрдә Мемориал комплекс каршыннан үтүен күзәткәндә яшьлегемне, хезмәттәшләремне хәтергә төшердем. Илгә Җиңү алып килгән дәү әтиләребезне, тыл каһарманнарын шулай зурлау бүген бик кирәк һәм мөһим, батырлар халык, ил хәтерендә мәңге яшәргә тиеш!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: