Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Илнур һәм Фәнзия Азизовлар: “Сайлауда катнашу - һәркемнең гражданлык бурычы”

Район мәдәният йортында урнашкан 879нчы номерлы сайлау участогында да халык иртәдән үк активлык күрсәтә.

  (8 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Сайлаулар барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты.

  Сайлау участогында кеше өзелеп тормый. Мәдәният йортының ишек төбендә үк ГТО нормативлары да тапшырырга мөмкин. Сайлауда катнашучылар үзләрен спорт ягыннан да сынап карый ала.

  Илнур һәм Фәнзия Азизовлар да сайлауга гаилә белән килде. Алар киләчәк тормышыбыз өчен тавыш бирүне бурычлары дип саный.
 
  “Киләчәгебезнең якты һәм имин булуы өчен янып-көеп торучы кешеләр килүен телибез. Сайлауда катнашу - һәркемнең гражданлык бурычы. Сайлауга бәйрәмгә барган шикелле килдек”, - диде алар.
  Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев