Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иске Йомралыда “Каз өмәсе” гөрләде

Иске Йомралы авылында яшәүче Фаил һәм Резедә Гайнетдиновлар хуҗалыгында быел беренчеләрдән булып Каз өмәсе гөрләде.

 Иске Йомралы авылы клубы мөдире Резеда Гайнетдиновага Иске Әнәле, Табар-Черкене, Биеш, Болынбалыкчы, Ишеево авыллары мәдәният йортларында эшләүче хезмәттәшләре, күршеләре, авылдашлары да ярдәмгә килделәр. 
Иртәдән үк бергәләшеп җыелып, эшкә тотындылар. Ишегалдында тәмле исләр таратып коймак пеште, самоварда чәй кайнады. Гармун моңы тынып тормады. Барлык йолаларны үтәп йолкыдылар казларны. Каурый сибү, каз йолку, юу, каурый сыдыру, мендәр тутыру йолалары, милли уеннар чын бәйрәм рухы өстәде. Казларны йолкып, эшкәрткәннән соң, хатын-кызлар түшкәләрне көянтәләргә асып, авылның күрке булган “Ачу чыгышы” чишмәсенең саф суында юдылар. Чишмә буе да моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде. “Каз өмәсе” мул сыйлы өстәлләр артында дәвам итте. Хуҗабикә Резеда Гайнетдинова кунакларны тәмле “каз бәткасы” белән сыйлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев хуҗаларга, биредә катнашкан хезмәттәшләренә олы рәхмәтен җиткереп, саулык-сәламәтлек, муллык, тынычлык теләде. 
- Сез эшлисез дә, матур итеп ял да итә беләсез. Матур йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне дә саклап, аны буыннан-буынга тапшырырга тырышасыз. Алга таба да бердәм, тату булып эшләргә булсын, - диде ул. 
Гайнетдиновларның уңганлыгы, тырышлыгы, кунакчыллыгы һәркемне таң калдырды. Үз хуҗалыкларында алар быел 50 каз үстергәннәр. Һәрвакыт бердәм, тату булып, хезмәтне яратып, үрнәк булып яши бу гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев