Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Иске Йомралыда яшәүче Хәбирә әби Җиһаншина 101 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте

    Иске Йомралы авылында яшәүче Сабирә апа Галиәкбәрова гомер көзләрендә дә әниле булуы белән бәхетле. Тиздән 81 яшен тутырса да, ул әле дә бала, әле дә әнисе киңәшләренә таянып яши. Хәбирә әби Җиһаншинага исә тиздән 101 яшь тула.

    Хәбирә әби һәм аның кызы Сабирә апа бер-берсенә терәк булып, зур, якты, ямьле йортларында гомер кичерәләр. Бар җирдән чисталык-пөхтәлек, тәртип бөркелә. Өй тулы гөлләр, бакча тулы яшелчәләр үсә. Кош-кортларны да күпләп асрый алар. 
    – Әнине үзем тәрбияләвемә шатланам. Аның безнең йортка килгәненә 34 ел инде. Ялгызы калгач, ирем Гомәр белән киңәшеп, яныбызга алып кайттык. Инде тормыш иптәшем дә вафат, балалар да таралып бетте. Ни эшләсәк тә икәү без, – ди Сабирә апа. 
    Сөйләшеп утырганда, Хәбирә әби һәм Сабирә апаның ничә яшьтә булуларын да онытасың. Яшь күңелле, тормышны аңлап, ямен, тәмен, кадерен белеп яши торган кешеләр алар. Бер-берсенә бик якын һәм кадерле булулары да күзләренә язылган. Хабирә әбинең күзләре әйбәт күрә. Ул әле Сабирә апага энәләр дә саплап бирә икән. Җимешләр белән тәмләп чәй эчәргә ярата әби. Табын яныннан торгач, табак-савытларын да үзе чайкап куя. “Эшсез торырга ярамый“, – ди ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: