Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кабат күчтәнәчләр кайтты

    “Ярдәм янәшә!” республикакүләм акциясе кысаларында, 5 һәм аннан да артык бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратылды.

    (28 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).



    Республикабызның мәрхәмәтле кешеләре тарафыннан оештырылган, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән “Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” акциясе старт алган иде. Районыбызга да бу уңайдан бик күп күчтәнәч-тартмалар кайтып иреште. Алар аеруча мохтаҗ гаиләләргә таратылды. Акция әле дә дәвам итә. Районыбыз бу программа кысаларында шундый азык төлек җыелмаларының чираттагы өлешен кабул итте.
    “Мәрхәмәтле акция уңаеннан, районыбызда барлыгы 350 гаилә продукт җыелмалары белән тәэмин ителде. 27 июль көнне без чираттагы күчтәнәчләрне кабул иттек. Аларны 5 һәм аннан артык бала тәрбияләүче гаиләләргә өләштек. Районда мондый категориягә кергән 12 гаилә исәпләнә. Шуларның 7се бу җыелмаларны дәүләтебез ярдәме белән, 5се район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм район иганәчеләре булышлыгында алды.
    Чүрибураш авылында яшәүче Нуртазиннар гаиләсе 5 бала үстерә. Иң олысына 14 яшь, төпчекләренә бары тик 9 ай гына. Шундый ишле гаилә өчен мондый ярдәм бик урынлы булды. Күчтәнәч җыелмаларда иң кирәкле азык-төлек куелган. Шулай ук сабыйларны сөендерер өчен тәм-томнар да урнаштырырга онытмаганнар.
    “Безгә ярдәм итүче дәүләт җитәкчеләренә, районыбыз башлыгына Аллаһының рәхмәте яусын. Авыл җирлеге башлыгы да һәрчак хәлләребезне белешеп тора. Бер дә онытмый үзебезне”, - дип сөйләде 5 бала анасы Эльмира Нуртазина.
    Түбән Биябашында яшәүче Зантимеровларның ишле гаиләсендә дә шулай ук 5 бала тәрбияләнә.
    “Балаларыбызны сөендергәнегез өчен без бик шат. Барлык ярдәмчеләргә дә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде гаилә башлыгы Рамил Зантимеров. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: