Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кайбыч районы Федоровский авылында давыл мәктәп һәм котельный түбәсен алып аткан

    Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, мәктәптә укулар тукталмаган.

    Кайбыч районы Федоровский авылында давыл мәктәп һәм котельный түбәсен алып аткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    «Кайбыч эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре урында көчле җилнең учреждение актлар залының 200 квадрат метр мәйданда түбәсен каерып атуын ачыклаган. Шулай ук 42 квадрат метр мәйданда котельный түбәсе дә зыян күргән», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

    Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, мәктәптә укулар тукталмаган.

     

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/16/186379/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: