Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кече Болгаер балалары Сабан туенда күңел ачты

    Кече Болгаер авылында Нияз Гайфуллин иганәчелегендә балалар өчен Сабан туе узды.

    Мәдәният йортының ишегалды балаларның шат авазларына күмелде. Биредә сабыйлар өчен чын бәйрәм оештырылды. Батутлар эшләде, биткә рәсем ясату мөмкинлеге бар иде. Шулай ук төрле халык уеннары оештырылды. Шунда ук коймак, пылау пеште, сәүдә нокталары эшләде. Сабан туен тамаша кыларга, нәниләренә онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әти-әниләре, дәү әниләре дә килгән иде. 
    Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, идарәче, бәйрәмнең иганәчесе Нияз Гайфуллин катнашты. Әлеге бәйрәм авылны саклап калу, балалар санын арттыру максатыннан, гаиләләргә хөрмәт йөзеннән оештырылуы билгеләп үтелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: