Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кәфил Гыймранов: “Атлар үстереп, сугым цехы булдырып, эшебезне җәелдерергә уйлыйбыз”

    Кәфил Гыймранов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында эшнең кызган чагы.

     

    (28 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).

     

    Кәфил Гыймранов Горбунов берләшмәсендә дә иң алдынгы җитәкчеләрнең берсе иде. Берничә ел рәттән урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып башкарып чыккан өчен район башлыгы призына ия булды.  Чын авыл хуҗалыгы кешесе дияр идем.

    Бүгенге көндә исә үзенең шәхси хуҗалыгында күкрәп уңган басу-кырларына сокланып туя алмый. 110 гектарда арпа, 60 гектар мәйданда язгы бодай уңышы белән сөендерә. Чыгышы да гектардан 42 центнер тәшкил итә.

     “Пандемия чорына туры килү сәбәпле документлар бераз соңарып килде. 2020 елның 17 нче июненнән крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлдем. Печән һәм иген үстерү өчен кирәк булган барлык техниканы да сатып алдым. Комбайн, йөк машинасы, чәчкечләр, баронование, катоклау, культивация агрегаты, печән чапкыч, төргәкләү, әйләндерү агрегатлары булдырдым. “Нур” хуҗалыгыннан яхшы чәчүлек сатып алдым. Шулай эшне башлап җибәрдем”, - дип таныштырды Кәфил Гыймранов.

    Аның хуҗалыгында Дәвеш авылыннан Фаяз Фәхретдинов белән Кильдураздан Азат Галиевлар эшли. Иртә белән ул аларны барып ала, кич белән өйләренә илтеп куя. Тормыш иптәше Гөлназ, кызы Язилә тәмле ризыклар пешереп гаилә башлыгын һәм эшләүчеләрне ике тапкыр кайнар аш белән сыйлыйлар. Ераграк булсалар кырга да илтәләр.

    Комбайн туктап бушаткан арада Фаяз белән дә сөйләшеп алдык.  “Яз көне Кәфил абый үзенә эшкә чакырды. Минем трактор правам бар. Ул мине барлык эшләргә дә өйрәтте. Барлык технологияләрен төгәл үтәп чәчү чәчтек, эшкәрттек, печән җыеп алдык. Инде менә үзебезнең уңышны күрү тагын да күңелле. Комбайнга беренче тапкыр утырдым. Кәфил абый эшләргә өйрәтә. Хезмәт хакы да яхшы. Ай саен 30 мең сум акча алам” – диде ул.  

    Кәфил Гыймранов хуҗалыгында шулай ук 50 ат, 500 баш каз бар. Атларны иртәдән кичкә кадәр элекро-көтүче саклый.

    “Электро-көтүче бик уңайлы әйбер. Шушы мәйданга су, коры печән куелган. Атларны иртәдән чыгарам, кичкә алып кайтам. Бер генә дә кырга кергәннәре юк. Фаяз берсен атланып йөрергә дә өйрәтте” – ди Кәфил.

    Шул ук вакытта фермалар да төзекләндерәләр.

    “ Ферманың берсен иген сакларга, икенчесен атларга, өченчесен казларга дип ясыйбыз. Киләчәктә сугым цехы булдыру, шунда ярымфабрикатлар җитештерү, каптильно булдырып эшебезне җәелдерергә уйлыйбыз. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәрдаим хәлебезне белеп, эш барышы белән танышып тора. Кирәк булганда ярдәм кулы суза. Рәхмәт кенә әйтәбез”, - диде хуҗалык җитәкчесе.

    Чыннан да әлеге тырыш гаиләгә уңышлар гына телисе килә. Эшләре гөрләп барсын, уй-теләкләре тормышка ашсын иде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: