Халык санын алу 14 ноябрьдә тәмамлана
Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен 10 көн калып бара.
(5 ноябрь, “Апастово-информ”).
Унъеллыкның төп статистик вакыйгасы 14 ноябрьдә тәмамланачак.
Җанисәптә катнашуның 3 ысулы:
?Госуслуги порталында анкета тутыру
?Исәп алучының өйгә килгәнен көтү
?Исәп алу участогына килү.
Татарстанда меңнән артык исәп алу участогы эшли, аларның күбесе - күпфункцияле үзәкләрдә. Сезгә уңайлы булсын өчен алар эшләми торган көннәрдә дә кабул итә, саклык чаралары көчәйтелгән. Сезгә иң якын булган участокны Татарстанстат сайтында белеп була.
Районда халык санын алу оешкан төстә бара. Халык үз фикерен теләп белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев