Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Колхозның без эшләмәгән эше калды микән?”

Әҗем авылында яшәүче Зәхирә әби Зиннәтуллина 95 яшьлек олы юбилеен каршылады. Әлеге уңайдан ул котлаулар кабул итте, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын алды.

(5 ноябрь, “Апастово-информ”).


“Күп эшләдем. Хезмәтне җиңелгә, авырга бүлмәдем. Печәнен дә, борчагын да чаптым, урак урдым, көлтә бәйләдем, башак җыйдым. Үз гомеремдә ничә эскерт куелгандыр, хәтерләмим. Эскерт башында гел мин була идем. Чөгендер эшкәрткән еллар да үзәккә үткән. Колхозның без эшләмәгән эше калды микән? “ – ди Зәхирә әби.
Акъәби озын гомер итүнең серен гел хәрәкәттә булуда, үзеңне тыныч тотуда күрә. Бүгенге тормышыннан да бик канәгать ул.

Зәхирә әби бүген балаларының, онык-оныкчыкларының яратуын, кайгыртуын тоеп бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев