Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Компенсация кайсы авыллар халкына биреләчәк?

    -Татарстан Министрлар Кабинетының 2019 ел, 14 майда кабул ителгән 390 нчы Карары нигезендә санлы телевидение сигналлары начар кабул ителүче торак пунктларда тәрилкәле ТВ (спутниковое телевидение) җиһазлары урнаштыручыларга бер тапкыр 7300 сумлык компенсация биреләчәк.

    Бу исемлектә безнең районның Шәмбалыкчы, Зур Болгаер, Түбән Барыш, Югары Акхуҗа, Себерче һәм Колгына авыллары да бар. Казан белгечләре моны махсус приборлар белән алдан ук ачыклады. Исегезгә төшерәбез-Татарстан территориясендә 3 июньнән аналоглы телевидение сигналларын эфир аша тарату туктатыла һәм ул санлыга әвереләчәк,-дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.

    -Аналоглы телевидениедән санлысына күчү дәүләт программасы буенча Россиядә һәм Татарстанда этаплап моннан 6 ел элек чыгарылган телевизорларга махсус антенна һәм декодер кирәк булачак. Телевизор яңа модельле булса, декодер аңа завод шартларында ук урнаштырылган була һәм бу очракта антенна гына сатып аласы. Әгәр дә абонент кабельле ТВ челтәренә тоташкан булса, бернинди декодер-антенна да кирәкми.

    Без телгә алган районның алты авылында яшәүче гаиләләргә тәлинкәле ТВ җиһазлары сатып алу, урнаштыру һәм көйләүгә билгеләнгән компенсация алу өчен аерым шартлар каралган. Шуларның иң мөһиме- гаиләдә җан башына айлык керем 9170 сумнан да артмаса гына  дәүләтнең бу төр ярдәменә хокуклы булып танылырга мөмкин. Компенсация граҗданнарның банкларда ачылган шәхси исәпләренә район халыкны социаль яклау идарәсе аша күчереләчәк.

    Барлык сораулар белән дә искәртелгән 6 авыл халкына урыннарда авыл җирлекләренә, район башкарма комитетына һәм район халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

    Ришат Җамалиев.

    (16+)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: