“Күңелдә бер теләк: улларыбыз исән-сау кайтсын!”
Апастан Ришат һәм Резедә Җамалиевлар район хәрби комиссариатында урнашкан 878нче сайлау участогында да тавыш бирде.
(8 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Гражданлык бурычыбызны үтәргә булдык. Үзебез ышанган кешеләргә тавыш бирдек. Күңелдә бер теләк: илләребез тынычлансын, улларыбыз исән-сау кайтсын”, - диләр алар.
Ришат һәм Резедә Җамалиевларның уллары Ранис бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул үз теләге белән Ил иминлеге сагына китәргә теләк белдерә. Бүгенге көндә Ранис рота старшинасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев