Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов: "Кыенлыклар да, югалтулар да булды..."

    Заготзерно бистәсендә яшәүче, Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов та бәйрәмгә ел саен зур дулкынлану белән килә.

    Быел да хәрби формасын горурлык белән киеп, дуслары белән очрашты. Алар бергәләп солдат елларына сәяхәт иттеләр, бик күр хатирәләр яңарды, сугышчан дуслар искә төште.
    –Бердәм, дус булу тормышта да ярдәм итә. Армиягә 1987 елда киттем. Әфганстанның Кабул шәһәрендә хезмәт иттем. Механик-шофер идек. Кыенлыклар да, югалтулар да булды. Өйгә исән-сау кайтып кергән шатлыклы мизгелләр дә онытылмый, – ди үзе.
    Марат абый бүген юллар идарәсендә хезмәт итә. Тыныч тормышта да сынатмый ул.

    #НашиЗащитники
    #апастовоинформ
    #скажиспасиболично
    #помнимСвоихГероев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: