Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кырык ике протокол төзелгән

    Үткән район административ комиссия утырышында моңа вәкаләте булган затлар тарафыннан быелның беренче январеннан торак пунктларны төзекләндерү, чисталык буенча төзелгән 42 нче протокол каралды.

    -Ел башыннан экологлар, район административ комиссиясе вәкилләре катнашында шундый 42 протокол буенча комиссиянең ун утырышында тиешле карарлар чыгарылды. Протоколларның һәркайсы хәзер фотолар белән дәлилләнә, аннан соң урынга чыгып, җитешсезлекләрнең юкка чыгарылуын да карыйбыз,-ди комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин. -Тагын шунысын да кисәтәсем килә, бу айда район территориясендәге авылларда санкцияләнмәгән чүплекләр, чисталык кагыйдәләрен санга сукмаучыларны һавада ачыклау буенча махсус рейдлар үткәрелү мөмкинлеген карыйбыз. Татарстан табигый байлыклар, экология министрлыгы вәкилләре дә Идел аръягы районнарына махсус рейдлар оештыру һәм үткәрү программасын раслады. Аң булыйк, сак булыйк, якташлар! 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: