Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Кызылтау авылында яшәүче күпбалалы гаиләгә авто-кресло бүләк ителде

“Игътибар, балалар!“ республикакүләм акциясе кысаларында Кызылтау авылында яшәүче Ногмановлар гаиләсенә авто-кресло тапшырылды.

(26 май, “Апастово-информ“).



“Акциянең максаты – ата-аналарга балаларының машинада барганда бары тик авто-креслода гына хәрәкәт итәргә тиешлеген тагын бер кат искәртү. Авто-креслолар барлык таләпләргә туры килергә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның алгы утыргычында, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта махсус җайланмалар белән йөртү таләп ителә. Шулай ук алар баланың авырлыгына һәм буена туры килергә тиеш“, - дип искәртте юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау буенча Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова.
Фидаиль һәм Гөлнур Ногмановлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Олысына 14 яшь булса, иң кечкенәләре - игезәкләргә бары тик бер яшь кенә.
“Авто-кресло җайланмасы балалар иминлеге өчен бик кирәкле дип саныйм. Юл иминлеген тәэмин итүче инспекторларның балаларыбызны шулай кайгыртуына рәхмәт белдерәм. Игелекле эш башкаралар“, - ди әти кеше Фидаиль Ногманов.
Гаиләдәге балаларга шулай ук тиешле яктылыкны кире кайтаручы йомшак уенчык, рюкзак, һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үз эченә алган белешмәлекләр бүләк ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев