Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Марсил Әхмәдиев: Эшче һөнәр үзләштергән кеше тормышта үз юлын таба

    Бүген Апас җирендә олы хөрмәткә лаек, профессор, икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фәннәр эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган һөнәри белем бирү хезмәткәре, Россия Фәннәр академиясе академигы, Петровский фән һәм сәнгать академиясе академигы Марсил Әхмәдив Гомәр улының юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.

    Тантаналы кичәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, җитәкчеләр, район активы, өлкән буын катнашты. Район башлыгы юбилярны кайнар котлап изге теләкләрен ирештерде. 
    – Гади тимерчедән, үз тырышлыгы белән шушындый зур дәрәҗәгә ирешкән шәхес ул. Һәрвакыт безнең белән элемтәдә, районга ярдәм итеп тора. Аңа сәламәтлек, гаилә тигезлеге, тыныч тормыш һәм эшендә уңышлар телим, - диде ул. Шулай ук юбилярга район башлыгы тарафыннан “Районның Почетлы гражданины” исеме бирелде. 
    Тантаналы чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында җыр-моңнар белән үрелеп барды. Апас урта мәктәбе укучылары Марсил Әхмәдиевның биографиясе, эшчәнлеге белән таныштырдылар. 
    Юбиляр райондашларына олы рәхмәтен ирештерде. Апас “Туган якны өйрәнү музее”на портреты төшерелгән картина бүләк итте. 
    Тулырак язманы “Йолдыз” , “Звезда” газетысы битләреннән укырсыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: