Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘГЕ ЕГЕТЛӘР АПАС ҺӘМ МОРЗАЛАР МӘКТӘПЛӘРЕНӘ РӘХМӘТ ЮЛЛЫЙ

Апас һәм Морзалар мәктәбе коллективлары юллаган гуманитар ярдәм хәрбиләргә барып җиткән.

(9 гыйнвар, "Апастово-информ").

  Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган "Батырлык тартмасы" акциясендә мәктәп коллективлары да катнашты.

  Укытучылар һәм укучылар әти- әниләре ярдәмендә гуманитар ярдәм җыйдылар. Җылы эчтәлектәге хатлар яздылар, рәсемнәр дә ясадылар.
Шулай итеп алар хәрбиләргә көч өстәде, күңел һәм йөрәк җылысын тапшырдылар.

  Хәрбиләр ерактан сәламнәрен һәм рәхмәтләрен яздырып җибәргән.

  "Тартмалар эчендә татлы бүләкләр һәм хатлар урын алды. Укытучыларыбыз, укучыларыбыз бик теләп катнашты. Әнә шулай без дә җиңүгә өлеш кертергә, егетләргә күңел көрлеге бүләк итәргә уйладык", - ди Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев