Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә утын кайта

Ут эчендәге якташларыбыз барыбызның да күңел түрендә. Аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә. Гозер-үтенечләре үтәлә.

  (16 август, “Апастово-информ”).

  Апаста яшәүче Мәгъсүмә апа Солтанова да утын сорап мөрәҗәгать итә. 2-3 көн эчендә Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты тарафыннан аның капка төбенә утын кайтарылды да. Мәгъсүмә апа ялгызы яшәгәнлектән, утыннарны ватышырга да вәгъдә иттеләр.

  “Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту – безнең төп вазифабыз. Якыннары иминлек сагында булган гаиләләрне үз кочагыбызда тотарга, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә, тормышларын бераз булса да җиңеләйтергә тырышабыз. Рәсәй Президенты, Республика Рәисе, район башлыгы тарафыннан да шундый таләпләр куела. Кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә без әзер. Җирлектә “кайнар линия” эшли. Тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгатьләр, сораулар, шатлыклы хәбәрләр кабул ителә. Туган көннәре белән котлыйбыз. Гаиләләргә 28 трактор арбасы утын кайтты. Район үзәгендә куркыныч тудыручы зур агачларны кисү эше бара. Кисүчеләрдән утынлата турап бирүләрен үтенәбез. Әлеге агачлар белән мөрәҗәгать кергән гаиләләрне тәэмин итәбез. Кышка әзерлек эше дәвам итә, - ди Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев