Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Әнәле авылы халкын тагын бер шатлыклы вакыйга көтә

Кечкенә генә Әнәле халкы чираттагы шатлыклы вакыйга шаһиты булды. Бүген Апас юл төзүчеләре аның үзәк урамына асфальт юл салуга керештеләр.

-Заманча, нык итеп эшләнәчәк бу асфальт юлның озынлыгы 740 метр булачак. Эшебезне сыйфатлы һәм тиз итеп башкару-безнең өчен намус эше,-диде хәбәрчегә төзүчеләр бригадасы мастеры Тимур Ибәтуллин.

Авыл тарихына яңа тарихи бит өстәүче грейдерчы Фиргать Нуруллин, бульдозерчы Евгений Деревенский, катокчы Ранәс Галиуллин, шофер Александр Шпаков, юл эшчесе Дамир Әхмәтгәрәев һәм башкаларны әнәлеләр белергә, озакка хәтерләрендә калдырырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев