Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Очраштырды, күрештерде авыл көне

    Үтәмеш авылында быел беренче тапкыр Авыл көне узды. Әлеге бәйрәм Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Илфат Шәрәфетдинов һәм аның туганнары, дуслары иганәчелегендә оештырылды. Авыл уртасына зур сәхнә куелган, халык уеннары, көрәш өчен махсус урыннар ясалган. Урам буйлап сәүдә нокталары, балалар өчен уйнау урыннары тезелеп киткән. Авылның ак яулыклы әбиләре, түбәтәйле агайлары, тырыш хезмәтчәннәре белән бергә читтә яшәүче авылдашлары да җыелдылар бу көнне.

    – Үтәмеш авылында тулы гаиләдә биш бала үстек. Бүгенге көндә барыбыз да үз урынын тапкан, эшен булдырган. Туган авылымда Авыл көне уздырырга күптән хыялланып йөри идем. Быел әлеге теләгемне тормышка ашырырга җыенгач туганнарым, дусларым күтәреп алдылар. Оештыру эшләрен башлап җибәрдек, бүләкләр алдык, эстрада артислары белән сөйләштек. Урынын менә туган нигезебез йорты каршына сайладык, - диде Илфат Шәрәфетдинов. Шулай ук бәйрәм башланып киткәндә авылның иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин бабай Сәлаховка, авылның иң яшь кешесе, кечкенә Ильвинага, тумыштан мөмкинлеге чикләнгән Данил Әхмәтҗановка саллы бүләкләрен тапшырдылар.

    – Илдүс белән Флераның балалары тырыш булып, эшләп үстеләр. Менә бүген дә ничәмә еллар күрешмәгән авылдашларны очраштырдылар, яшьтәшләрен күрештерделәр, рәхәтләнеп аралашырга мөмкинлек бирделәр. Мине дә хөрмәт итеп бүләк тапшырганнары өчен барлык халык исеменнән олы рәхмәтемне ирештерәм, - диде Хәйретдин бабай.

    Илшат һәм Гөлнур Әхмәтҗановлар да уллары Данилга булган игътибар өчен рәхмәтләрен газетабыз аша җиткерүне үтенделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин барлык үтәмешлеләрне, бәйрәмгә килгән райондашларны бәйрәм белән тәбрикләде, районда барган зур эшләр белән таныштырып китте, иганәчеләрнең эшләрендә уңышлар теләде. Чыгышлардан соң халык уеннары дәвам итте, көрәш мәйданында бил алыштылар. Хәтта явып торган яңгыр да куркытмады. Эстрада җырчыларына кушылып җырладылар, биеделәр, күңелле ял иттеләр.

    Гүзәл Хилавиева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: