Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Олы Бакырчы мәктәбендә “Батыр егетләребез - илебез күрке” дип исемләнгән чара узды

Әлеге чара якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелде.

(22 февраль, “Апастово-информ”).



Бәйрәмдә бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре, Чечня, Әфган батырлары чакырылды. Бәйрәм чарасы патриотик рухта узды. “Гаилә елы” кысаларында “Өмет” театр түгәрәге әзерләгән “Алтын алмалар” әкияте, 4-5 сыйныф укучылары тәкъдим иткән “Рәхмәт сезгә, батыр солдатлар!”, “Этюд” төркеме башкарган “Помните! Через года, через века - помните!” дип исемләнгән чыгышлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бәйрәм чарасында катнашкан Әфган батыры Мәхмүт абый Кәлимуллин укучыларга иң изге теләкләрен ирештерде, балаларның батыр, үз Ватанын яратучы яшьләр булып үсүләрен теләде, күчтәнәчләр тапшырды.
Батырлык, горурлык сыйфатлары тәрбияләүче бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев