Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

"Онытылмас мәктәп еллары" китабын тәкъдим итү һәм 49 еллык очрашу кичәсе узды

Борнаш урта мәктәбен моннан 49 ел элек тәмамлаган укучылар үзенчәлекле очрашуга җыелды.

Әнсар Галиев үзенең сабакташларына һәм укытучыларына багышлап "Онытылмас мәктәп еллары" исемле китап бастырып чыгарды. Борнаш урта мәктәбе белән танышып чыккан сабакташлар мәдәният йортына китапны тәкъдим итү кичәсенә җыелды. Биредә зур сәхнәдә үз урыннарын алган җырчылар, районыбызның кабатланмас тавышлы үзешчәннәре матур җырларын, көйләрен яңгыратты. Әлеге чыгарылыш бик күп танылган шәхесләр, җитәкчеләр биргән. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да шушы ук елда мәктәпне тәмамлаган. Очрашу район үзәгендә дәвам итте. Бу хакта тулырак - "Йолдыз" битләрендә урын алачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев