Район башлыгы Айрат Җиһаншин энергия ресурслары буенча район тәҗрибәсе белән уртаклашкан
Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Хөкүмәте утырышы узган.
(4 апрель, “Апастово-информ”).
Анда район башлыгы Айрат Җиһаншин Апас районында энергияне саклау муниципаль программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе турында чыгыш ясаган.
“Әлеге программаның төп максаты - электр һәм җылылык энергиясе чыгымнарын киметү һәм кулланылган ягулыкның нәтиҗәлелеген күтәрү. Республика күләмендә безнең тәҗрибә нәтиҗәле кулланыш тапсын иде”, - дип язган район башлыгы үзенең социаль челтәрләрендәге битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев