Район фермерларына авылда кече бизнесны үстерү перспективалары, грантлар һәм субсидияләр турында сөйләделәр
Очрашуда 2025нче елга дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәм чаралары турында мөһим мәгълүмат җиткерелде һәм борчулы мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
(29 октябрь, “Апас-информ”).
Семинар-киңәшмә район башлыгы Айрат Җиһаншин теләктәшлегендә Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге ярдәме белән узды. Чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге җитәкчесе Диләрә Шувалова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов һәм фермерлар, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге җитәкчесе Диләрә Шувалова авылларда кече бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм дәүләт тарафыннан билгеләнгән грантлар һәм субсидияләр хакында таныштырды, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
“Без фермерлар белән очрашып, беренчедән, аларның эшчәнлекләре белән кызыксынабыз, проблемаларын, борчыган сорауларын тыңлыйбыз. Үз чиратыбызда, ярдәм итү юлларын эзлибез. Икенчедән, дәүләт ярдәм чаралары хакында мәгълүмат җиткерәбез. Район фермерларының грантлар, субсидияләр хисабына үзләрененең мөһим проектларын тормышка ашырырга мөмкиннәр. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәм чаралары 2025нче елда да гамәлдә булачак”, - дип белдерде Диләрә Шувалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев