Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район үзәк китапханәсендә Әтиләр көненә багышланган патриотик чара узды

Биредә махсус хәрби операция ветераны Марат Хисамов аграр көллияте укучылары белән очрашты.

(23 октябрь, “Апастово-информ”).

   “Хәрби контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” дип исемләнгән патриотик чарада район буенча көмеш волонтерлар җитәкчесе Сания Сафиуллина, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Апас районы буенча социаль координаторы Гөлназ Фәхретдинова катнашты. Батыр райондашыбыз Апастан Марат Хисамов очрашу барышында яшьләргә хәрби хезмәт юлы хакында сөйләде, туган якка мәхәббәте, патриотлык хисләре белән уртаклашты. Чара бик җылы, дустанә халәттә узды. Китапханәчеләр һәм чакырылган кунаклар студентларга армия хезмәте буенча күп кенә сорауларга җаваплар бирделәр , контракт төзүдә булган үзенчәлекләр хакында аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев