Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Узган уку елына нәтиҗәләр ясалынды, киләчәккә яңа максатлар билгеләнде.
(26 август, “Апастово-информ”).
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе “Цифрлаштыру һәм яңа буын Федераль белем бирү стандартын гамәлгә ашыру чорында мәгариф үсеше мөмкинлекләре” темасына багышланды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева үзенең чыгышында укытучылар һәм тәрбиячеләр алдында сыйфатлы, нәтиҗәле белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды. 2021-2022нче елгы уку нәтиҗәләре белән таныштырып, җитешсезлекләр өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук районның мәгариф системасы һәрьяклап үсештә булуын, мәгариф хезмәткәрләренең күп кенә республика һәм ил күләмендә узган конкурсларда җиңүләргә ирешүләрен, Грантларга ия булулары хакында горурланып сөйләде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык мәгариф хезмәткәрләренә олы хөрмәтен белдереп, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ул шулай ук республика һәм ил күләмендә узган олимпиадалар укучылар әзерләгән остазларны да билгеләп узды. Аларның хезмәт тәҗрибәсен башкаларга да үрнәк итеп күрсәтте.
“Без балаларга яхшы шартлар, мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Бу юнәлештә ил һәм республика җитәкчелегенең дә ярдәмен тоябыз. Барыгызны да Яңа уку елы белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык, иминлек телим, бергә-бергә яшәргә язсын, – диде район башлыгы.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин катнашты.
“Апасның барлык укытучыларын, тәрбиячеләрен белемле, чая, җитез балалары булуы белән котлыйм. Аларны күреп, бик шатландым, сокланып карадым. Бик ягымлы каршы алдылар, осталыкларын да күрсәтергә өлгерделәр. Чын артистлар үсеп килә бит. Бу һәрберегезнең уртак хезмәте”, - диде республика вәкиле.
Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, җитәкчеләр күтәрелде. Аларга Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды.
Киңәшмәдә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән остазларны тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар. Шулай ук тәүге тапкыр хезмәт юлына аяк баскан яшь белгечләрне дә алкышлар белән каршы алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев