Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы ак халатлы шәфкать ияләренә зур ышанычын белдерде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән районда “Ак халатлы фәрештәләр” акциясе узды.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ).

Район башлыгы барлык ак халатлы шәфкать ияләренә олы ышанычын белдереп, чәчәккә күмелгән яз гөлләре бүләк итте.

“Коронавирус куркыныч янаган чорда да сез алгы сызыкта каласыз. Сезгә катлаулы һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим. Бөтен ышаныч – сездә. Иң мөһиме - сәламәт булыгыз”, - дип изге теләкләрен юллады район башлыгы.

Медицина хезмәткәрләре дә үзләренә булган җылы мөнәсәбәт һәм олы хөрмәт өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр. Киләчәктә дә халык сәламәтлеген кайгырту өчен бөтен көчләрен куеп эшләргә сүз бирделәр.
Акциядә катлаулы чорда һәркем өчен ярдәм кулы сузарга әзер торучы волонтерлар да катнашты. Алар да районыбызның олы йөрәкле шәфкать ияләрен сөендерүдә дә үз өлешләрен керттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев