Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы апаслыларны үз үрнәгендә прививка ясатырга чакыра

Районда гриппка каршы вакцинация башланды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов та беренчеләрдән булып прививка ясатты.

(15 сентябрь, “Апастово-информ“).


“Шәхсән үзем гриппка каршы прививканы ел саен ясатам. Район халкына да, бигрәк тә турыдан-туры халык белән эшләүчеләргә вакцинацияне узарга киңәш итәм“,– ди район башлыгы.
Әлеге чарага шулай ук төрле тармак җитәкчеләре дә кушылды.
Һава торышындагы сезонлы үзгәрешләрне кеше организмы җиңел генә кабул итә алмаска мөмкин. Көннәр суытканда грипп белән авырып китү ихтималы да зур. Шуңа күрә табиблар бүгеннән үк сәламәтлекне кайгыртырга, бу җаваплы чорга алдан ук әзерләнеп куярга чакыра. Район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бу сезонда барлыгы 11707 кешегә прививка ясау планлаштырыла.
Вакцинаны теләгән һәр кеше бушлай ясата ала. Моның өчен авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына, район үзәгендә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар аны беренче чиратта халык белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләргә, хроник чирләр белән интегүчеләргә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, йөкле хатын-кызларга, 18 яшькә кадәрге балаларга, студентларга ясатырга киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев