Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы һәм “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчелеге мөмкинлекләре чикле балаларга зур сөенеч бүләк итте

Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин авыр чир белән көрәшүче, мөмкинлекләре чикләнгән нәни райондашларыбызның күптәнге хыялын тормышка ашырды. (Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ).

Апаста яшәүче Азизбек Буриев тумыштан авыр чир белән көрәшә. Аңа еш кына хастаханәләрдә, шифаханәләрдә дәваланырга туры килә.

- Балабыз 6 яшьтә генә йөрергә өйрәнде. Хәзер дә ул авыррак хәрәкәтләнә. Табиблар махсус велотренажер булдырырга киңәш иткән иде. Бу хакта без еш уйланып йөрдек.  Гаиләбезнең финанс мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, сатып ала алмадык. Изге күңелле җитәкчеләребез гаиләбезнең зур хыялын тормышка ашырдылар. Улыбызга чиксез шатлык бүләк иттеләр. Аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Әлфия Лухманова.

 

Апаста яшәүче Сусариннар гаиләсенә дә зур шатлык килде. Аларның төпчек кызлары Сабинага олы җанлы җитәкчеләр пианино бүләк итте.

- 5 ел элек гаиләбез белән зур борчу кичердек. 3 яшьлек кызыбыз Сабинага авыр чир кагылды. Бик күп хастаханә юлларын таптарга туры килде. Сәламәтлегендә алга китеш булгач, без аны төрле түгәрәкләргә йөртә башладык. Кызыбыз бик нык пианино белән кызыксынып китте. Хәзер ул уйнарга да өйрәнде. Бик күп конкурсларда катнашып, югары урыннар яулый. Аның уңышларын күрү-безнең өчен зур сөенеч. Мәрхәмәтле җитәкчеләребезгә дә чын күңелебездән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Нык сәламәтлек, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телибез, - дип олы рәхмәтен ирештерде әнисе Лилия Сусарина.

 

Түбән Биябашында яшәүче Булат Җантимировның да күптәнге хыялы тормышка ашты. Аңа олы йөрәкле җитәкче абыйлары ноутбук бүләк итте. Булатка - 11 яшь. Ул мәктәптә белем ала. Тик яшьтәшләре кебек камил, анык сөйләшә алмый.

- Улыбызның сөйләм үсеше нык тоткарлана. Сәламәтлегендәге бу тайпылышны табиблар баш белән бәйле дип аңлаттылар. Улыбыз бик тырыш. Яратып укый, барысын да белергә тели. Ноутбуклы булгач, ул тагын да тырышып укыр дип ышанабыз. Безнең дә, бүләк белән сөендергән җитәкчеләрнең дә өметен аклар дип ышанабыз, - дип ихлас сөенечен белдерде Булатның әнисе Гөлия Җантимирова.

Бүгенге көндә Җантимировлар гаиләсендә 5 бала үсә. Балаларның иң олысына 11 яшь булса, иң кечкенәсенә тиздән ике ай була. Алар наз тулы, җылы гаилә кочагында тәрбияләнә.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев