Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы яңа төзелешләр белән танышты

Бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин яңа гына сафка баскан, тиздән кулланышка тапшырылачак биналарда барган төзелеш эшләре белән танышты.

Иң элек ул Иске Әнәле авылындагы яңа мәктәп һәм балалар бакчасында булды. Биредә бинаның эчке өлеше инде әзерлек дәрәҗәсендә. Заманча җиһазландырылган якты, матур бүлмәләр, спорт залы, кухня, бәдрәфләр барысы да балалар мәнфәгатен кайгыртып эшләнелгән. Бу көннәрдә Иске Әнәле авылының үзәк урамыннан үткән асфальт юл да авыл халкы өчен зур сөенеч булды. Район башлыгы биредә барган төзелеш эшләренә карата үз фикерен белдереп, киңәшләрен биргәннән соң, Апас үзәгендә яңа гына калкып чыккан спорт залы һәм “Дельфин” йөзү бассейнына юнәлде. Монда апаслаларны шаккатырырлык яңалыклар көтә. Олылар һәм балалар өчен аерым йөзү бассейннары, махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән киенү һәм чишенү, юыну бүлмәләре барысы тиздән райондашларыбыз хозурына тапшырылачак. Янәшәдәге спорт залы да күз явын алырлык. Беренче каттагы киң, якты спорт залында махсус тренажерлар урын алган. Икенче катында исә көрәшчеләр өчен махсус шөгыльләнү залы булдырылган. Бу биналарның тирә-юне дә якын арада тәртипкә китерелеп, узып баручы һәркемнең игътибарын җәлеп итәчәк. Район башлыгы аллы-гөлле “калай күлмәк” кигән “Салават күпере” балалар бакчасы бинасы янында да тукталып, урамда уйнап йөрүче нәниләрне сәламләп, төзекләндерү эшенә карата үз фикерен белдерде. Соңгы вакытта балалар бакчасындагы үзгәрешләрне, уңайлылыкларны балалар да, әти-әниләр дә бик шатланып кабул итте. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җәйге ялдан соң кабат ишекләрен ачкан Боз сараеның эшчәнлеге белән дә танышты. Ял арасында биредә шулай ук мөһим эшләр башкарылган: яктырткыч утлар яңартылган, җыештырылган, тәртип урнаштырылган. Хәзер бозда яшь хоккейчылар тиздән булачак дусларча уеннарга әзерләнәләр. Район башлыгына алар киләсе сезонда да җиңү вәгъдә иттеләр. 
Апасыбыз чәчәк ата! Яңа төзелгән бу биналар район халкына тагын да зур сөенеч өсти! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш