Район хастаханәсендә яңадан диспансеризация һәм планлы медицина ярдәме күрсәтелә башлады
24 февральдән башлап халыкны диспансерлаштыру һәм планлы медицина ярдәме күрсәтү яңартылды.
(25 февраль, “Апастово-информ”).
2 февральдән санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең кискенләшүе сәбәпле планлы амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтү вакытлыча туктатылган иде. 24 февральдән бу хезмәт яңадан торгызылды. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев