Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда паспорт бирү тантанасы булып узды

Районда 4 ел элек гадәткә кергәнчә, 14 яше тулган яшүсмерләрне Апас музее яки хакимияткә чакырып беренче паспортны тантаналы итеп тапшыру уза

-Балалар әти-әниләре, туганнары озатуында музеебезга җыелып беткәч алар өчен күләмле экскурсия үткәрелде. Бигрәк тә мамонтлар залы, тере Алтай тиене дә булган яңа янкормадагы экспонатлар балалар күңеленә аеруча хуш килде,-ди музей директоры Рәмис Ногманов.

Яшүсмерләр күңелендә әле озак сакланачак бәйрәм тантанасында Казанның “Патриот” үзәге, район “Яшь гвардия” хәрәкәте, район яшьләр эше һәм спорт комитеты, район паспорт-виза, миграция хезмәте, мәдәният бүлеге вәкилләре дә катнашты. Барлыгы 16 бала бу көнне өйләренә тәүге паспортларын алып кайттылар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев