Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда “Татарча диктант”ны кайларда язып булачак?

    Апас урта мәктәбе, Үзәк китапханә, “СӘЛӘТ” балалар иҗаты үзәге, Аграр көллият һәм районның барлык мәктәпләре диктант язып карыйсы килгән райондашларны үзенә чакыра. (6+)

    19 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Дөньядагы барлык мәйданчыклар адреслары http://diktant.tatar сайтында урнашып бара.

    6+

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: