Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда үз эшен башлап җибәрүчеләр очрашты

Район хакимиятенең зур утырышлар залында Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Илсур Хәбибуллин, Рөстәм Гарифуллин, Региональ Лизинг Компаниясе генераль директоры Алексей Кравцов авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр белән очраштылар.

Киңәшмәдә Татарстан күләмендә авыл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм башка юнәлешләрдә кооперативлар төзү яңа дәүләт программасы турында ачыктан-ачык сөйләшү уздырылды, махсус видеофильм күрсәтелде. Грантлар, үз эшеңне башлау, үстерү өчен дәүләттән аз процентлы займ-кредитлар алу тәртибе, Лизинг-Грантка яңа техника. технологияләр булдыру яңалыклары тәфсилләп аңлатылды. Күпсанлы сорауларга җаваплар бирелде. 
Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, аның урынбасары Шамил Гаффаров авыл җирлекләре башлыклары, халыктан сөт җыючылар, быел төрле Грант отучылар, үз эшен башлап җибәрүчеләр белән очрашты. Аларның сорауларына да тулы җаваплар бирделәр, бергәләшеп ел ахырына кадәр эш планы билгеләнде. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев