Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Республикада кафе һәм рестораннарның эш вакытлары чикләнәчәк

    Татарстанда шулай ук, төнге сәгатьләрдә төрле күңел ачу чаралары тыелачак

    (30 октябрь, “Апастово-информ“).


    31нче октябрьдән туклану оешмаларында эш вакыты кыскарачак һәм күңел ачу чаралары үткәрү тыелачак. Әлеге карарны республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
    Кафе, рестораннар төнге 23.00 сәгатьтән иртәнге 6.00гә кадәр ябылачак. Бу чикләүләр азык-төлекне чыгарып бирүчеләргә, шулай ук, аэропорт, вокзал территорияләрендә заказларны китерү, халыкка ашату-эчертү буенча хезмәт күрсәтүчеләргә кагылмый.
    Төнге сәгатьләрдә республикада күңел ачу чаралары тыела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: