Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Салават күпере“ балалар бакчасында республикакүләм семинар-киңәшмә узды

“Салават күпере“ балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләренең республикакүләм семинар-киңәшмәсе узды.

 Биредә Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты мөгалимәләре Светлана Башинова һәм Рәсилә Латыйпова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, мәгариф бүлеге методистлары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Семинар барышында педагоглар Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында район мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында белем бирү мөхитен булдыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр, фикер алыштылар. 
Семинар кунакларын “Салават күпере“ балалары баллы чәкчәк, матур җырлар белән каршы алды. Биредә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйның күңелле мизгелләре, халык уеннары күрсәтелде. Районыбыз тәрбиячеләре үзләренең кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр, мастер-класслар күрсәттеләр. “Салават күпере“ балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева бакча бинасы, аның эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар катнашында үткән ачык дәресләр һәм “Салават күпере“, “Кояшкай“ балалар бакчаларының музыка җитәкчеләре Алия Нуриева һәм Радик Абдуллинның эш тәҗрибәләре, осталыклары да семинар кунакларында зур соклану уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев