Салмыш шоферга 30 мең сум штраф яный
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке рейдларга еш чыга.
(10 ноябрь, “Апастово-информ“).
Чираттагы рейдларның берсендә алар салмыш килеш руль артына утырган шофер белән очраша.
“Кичке сәгать сигезләр тирәсендә Шәмәк ягында шәхси машинасы белән очраган шоферның салмыш булуын ачыкладык. Юлга чыкканда, сәфәренең кыска буласын ул уйлап бетермәгән. Хәзер шоферга 30 мең сум штраф яный һәм 1,5 ел җәяү йөрергә туры килмәгәе“, – ди юл сакчылары.
Юлларда сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев