Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Шәмбалыкчы авылында ике йорт кулланылышка тапшырылды

“Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында “Арендалы торак” программасы буенча ике йорт ачылды

(11 нче май, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Ачылу тантанасында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.
“Арендалы торак төзүне 2017 елда башладык. Шушы авылда 2 йорт салган идек. Анда терлекчелек белгечләре яши. Әлеге ике йортны 2019 елда тагын сорап алдык. Хуҗалыкка белгечне кайтарыр өчен уңай яшәү шарты булдырырга кирәк. Бу йортта яшәү һәм эшләү өчен барлык шартлар да булдырылган. Бу йортка гаиләсе белән ясалма каплату белгече кайтачак. Без аңа яхшы эш хакы бирәбез. Аренда да, утка, суга, телефон, интернетка түләми. Үзенә йорт салып чыга ала. Ә бу йортларга башка белгечләр кайта. Беренче башлап җибәрү өчен менә дигән шартлар”, - дип таныштырды хуҗалык җитәкчесе урынбасары Зөфәр Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев