Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Шәмбалыкчы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллин 1941нче елның августыннан хәрәкәттәге армиядә була

    Мәскәүне саклауда катнаша, Мәскәү, Тула, Смоленск, Калуга, Тверь өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша.

     

    Өченче Балтыйк буе фронты составында Кенигсбергны алуда өлеш кертә. Аның өчен сугыш 1947 елда гына тәмамлана. Туган авылына исән-сау әйләнеп кайткач, Тәтеш педагогия училищесында, Казан педагогия институтында укып, югары белем ала. 1948 елдан 1983 елга кадәр Шәмбалыкчы, Морзалар мәктәпләрендә укыта, җитәкчелек итә. Аннан туган авылында Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен оештырып, биредә озак еллар хезмәт куя, тарихны мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. 
    Ветеран бүгенге көндә дә тик кенә тормый, мәгълүматлар туплый, иҗат белән шөгыльләнә. Ул язны һәм җәйне туган авылында уздыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: