Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Шуны авыз иткән төлке авыру таратмый

    Районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов һәм баш аучылык белгече Рифат Гәрәев шушы көннәрдә урман читләре, киек җәнлекләр сукмакларына котыруга каршы махсус препарат куеп чыкты.

    -Быел бу вакцинага район алдан заказ биреп, 20 меңгә якын доза кайтарылды,-ди Марат Фәтрахманов. 
    Район аучылары, район мал табиблары махсус маршрутлар буенча йөреп, аларны тиешле урыннарга урнаштыруны тиз һәм сыйфатлы итеп башкардылар. 
    Бу алдавычны ашаган төлкеләр, башка киек җанварлар, иясез эт-мәчеләр хайваннар дөньясында котыру авыруы таралмавына ышанычлы киртә куя. Аның кешегә, йорт хайваннарына да йогу куркынычы бар. Хәтерләсәгез, район күләмендә табигатьтә бу йогышлы авыру таралу куркынычы әледән-әле кабатланып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: